Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ташу вакыты бәла-казалар китермәсен

Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев язгы ташуга каршы әзерлек эшләрен хәзердән үк башларга киңәш итте. Быел кар нормадан ике тапкыр артык яуды. Көннәр җылытып, кар кинәт эри башласа, шәһәрдә ниләр буласын күз алдына китерү дә кыен.

Хәзердән үк проспектларда машиналар «йөзеп» йөри. Яңгыр сулары коелары системасын күп суга әзерләргә кирәк. Шулай ук идарә итү компанияләре йортларның түбәләрен кардан чистартуга игътибарны арттырырга тиеш. «Без «Челныводоканал» һәм Белоус су җыю предприятиеләренә,  Су чистарту станциясенә, шәһәр коелар системасына хатлар җибәрдек. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен барлык чараларны күререгә кирәк», – диде баш санитар табиб. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев исә объектларының язгы ташуга әзерлеген дүшәмбе көнне үк тикшерергә кушы. Ул: «Бу эштән Дәүләт торак инспекциясе дә читтә калырга тиеш түгел», – дип искәртте. 

– Якын араларда көннәр җылына. Шуңа күрә йорт түбәләрен, подъезд «козырек»ларын кардан чистартырга кирәк. Ватык машиналар, курыккан бала... Мондый бәхетсезлекләр булмасын өчен идарә итү компанияләре тиешенчә эшләргә тиешләр. 
Иректә, рәхәтләнеп эшләр өчен үзеңнең вазифаларыңны тиешенчә үтәргә генә кирәк. Йорт түбәләрендәге кар  уңайсыз вакытта төшеп, проблема китереп чыгарырга сәләтле, – диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы