Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә Донецк һәм Луганск өлкәләреннән эвакуацияләнгән кешеләр өчен "Ярдәм картасы" эшли башлады

Эвакуациягә эләккән кешеләр үзләренә яшәргә чакыручыларны таба алачак.

RT махсус канал кешеләр үз торакларын тәкъдим итә алган махсус платформаны (https://dom.rt.com/) эшләтеп җибәрде. 

Россиянең төрле шәһәрләрендә бушлай торак тәкъдим итү мөмкинлеге булса, сез картага үзегезнең элемтә телефоннарыгызны кертә аласыз: күпме кеше кабул итәргә әзер булуын координаталар һәм тасвирламалар кертү дә җитә. Әгәр сез вакытлы йортка мохтаҗ икән, алдан игълан хуҗасы белән шалтыратып сөйләшү сорала.

Хәзер балалы гаиләләр һәм өлкән яшьтәге кешеләр Ростов һәм Воронеж өлкәләрендә урнаша. Кемнедер ял итү пансионатларында һәм балалар лагерьларында урнаштырганнар, ә күпләргә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы билгеләгән җылы палаткаларда кунарга туры килгән. Әгәр сорауларыгыз калса, dom@rtv.ru почтасына язарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: актуаль