Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэриясенең фотографы Ринат Шәйхитовны соңгы юлга озату вакыты билгеле

Чаллы хакимияте матбугат хезмәтенең яшь хезмәткәре — фотограф Ринат Шәйхитов вафат булганын кичә, 20 февральдә, хәбәр иткән идек. Үлеме турындагы хәбәр фотографның Instagram социаль челтәрендәге битендә, шулай ук Чаллының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанованың шәхси аккаунтында бастырылган иде.

- Дуслар, шалтыратмагыз, бу дөрес, иртәгә төшкә кадәр җирләү, вакытын хәбәр итәрбез, - диелә ул хәбәрдә.

Бүген Ринат Шәйхитовны моргтан алалар. Соңгы юлга озату сәгать 10да, ГЭС бистәсендә урнашкан "Тәүбә" мәчете янында була. 

Әйтергә кирәк, Ринат кичә көндез үз битендә урнаштырган Stories буенча аның температурасы 39,1 градуска кадәр күтәрелгән.

Берничә сәгатьтән аның үлеме турында билгеле булды. Яшь егетнең гомере өзелүенең төгәл сәбәбе билгеле түгел. Ике айдан соң, апрель аенда ул 30 яшьлек юбилеен бәйрәм итәргә тиеш булган.

Ринат белән интервьюны моннан укый аласыз. Аның якты истәлегенә булсын! 

Ринат Шәйхитовның барлык якыннарының, туганнарының, дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз! Тыныч йокла, Ринат...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига