Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бюджет ничек үтәлгән?

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова 2021 елга шәһәр бюджеты үтәлеше турында сөйләде.

2020 ел белән чагыштырганда бюджет 27%ка арттырып үтәлгән. Бюджетның керем өлеше  – 2 млрд 751 млн сум. Бюджетара трансфертлар 30%ка артып, 1 млрд 484 млн сум тәшкил итә. Үз керемнәр 25%ка артып, 1 млрд 267 млн сумга җиткән. Салым һәм салымныкы булмаган керемнәр 2020 ел белән чагыштырганда 109%ка үтәлгән. Үз керемнәр буенча план 1 миллирад 319 млн сумга арткан. 

Ел башына 2020 елдан калган һәм бюджеттагы өстәмә акчаларның күп өлеше (220 млн сум) террорга каршы чараларга тотылган. 234,4 млн сумга автобуслар алынган, инвалид һәм күп балалы гаиләләрдәге укучыларны мәктәпләрдә бушлай ашатуга 25,5 млн  сум акча тотылган. 2021 елда бюджетның чыгым өлеше 12 млрд 646 млн сум булган. «Без 2021 ел бюджетының кереме өлешен дә, чыгымнар буенча йөкләмәләрен дә арттырып үтәдек», – диде финанс идарәсе башлыгы.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев 2021 елда бюджетка салымнарны вакытында күчергән предприятиеләр җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә, юридик һәм физик затларга рәхмәт әйтеп: «Бюджет үтәлеше – 2021 елда ничек эшләвебезнең төр күрсәткече ул», – диде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы