Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автомобиль ярышлары буенча җиңүчеләр билгеле

Автомобиль ярышы буенча шәһәр этабы җиңүчеләре билгеле булды.

Чаллының ДОСААФ базасында егетләр һәм кызлар командалары арасында автомобиль ярышы буенча республика конкурсының шәһәр этабы үткәрелде. Конкурста автомәктәптә укучы 16 егет һәм кыз катнашты. Аларга 16-17 яшь. 

Катнашучылар «Юл йөрү кагыйдәләрен белү» һәм «Автомобильне фигуралы йөртү» этапларында үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр.

Нәтиҗәдә, «Юл йөрү кагыйдәләрен белү» номинациясендә Дилүс Кашапов, ә «Автомобильне фигуралы йөртү»дә Тимур Казанцев җиңде.  

Гомуми зачетта 1нче урынга Дилүс Кашапов, Тимур Казанцев, Илназ Сәүбанов командасы лаек булды. 

Егетләр шәһәр данын зона этабында яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: даи кагыйдә юл транспорт билге гаи