«Мастер»ның икенче сезоны төшерелә башлады
Яңалыклар тасмасы

«Мастер»ның икенче сезоны төшерелә башлады

«КАМАЗ-Мастер» спорт командасы турында киноның икенче сериясе Казахстанда төшерелә башлады.

«Мастер» проекты мине балачак хыялыма кайтарды. Мин йөк машиналарын күрдем, пилотлар, чемпионнар һәм ралли-рейд геройлары белән янәшә булдым. Бу минем өчен бәхет. Мин тамашачыларга алар турында сөйли алам», – ди оператор-режиссер Вячеслав Лисневский. 

«КАМАЗ-мастер» командасы турындагы фильмның беренче өлешен 2021 елның февралендә карадык. «Зәңгәр армада» җитәкчесе Владимир Чагин әйтүенчә, сюжет нигезенә төрле елларда ярышларда булган хәлләр алынды. 

Фото: telesputnik.ru
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев