Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Чын ир-егет шундый була!" фотобәйгесе җиңүчесе билгеле

"Шәһри Чаллы" газетасы сайтында ничә көн дәвамында "Чын ир-егет шундый була!" фотобәйгесендә катнашучылар өчен тавыш бирү барды. Ниһаять җиңүчебез билгеле булды.

 "Шәһри Чаллы"ның инстаграм аккаунтында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйге турында игълан иткән идек. Конкурста катнашырга Чаллыдан гына түгел, Актаныштан, Минзәлә, Кукмара, Азнакай, Әлмәт районнарыннан, Казаннан булган 9 ир-ат теләк белдерде.

Нәтиҗәдә беренче урынга Минзәлә районы Югары Тәкермән авылыннан булган Абделхак абый Биктимиров чыкты. Аңа иганәчебез -  "Рәхмәт" кибетеннән кыйммәтле дисбе тапшырылачак.

- Минем әтием - Абделхак Ибраһим улы Биктимиров. Ул Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында яши. Фотолардагы медальләрне оныкларына ул үзе тапшырды - яхшы укыганы, спорттагы уңышлары, сеңлекәшләрен яхшы караганы өчен дип, махсус әзерләде.

Ул бик тырыш - бакчасыннан һәрвакыт мул уңыш ала. Фотодан күренгәнчә, әтәчебезне дә тәртипкә өйрәтә - усалланмасын дип карап кына тора.  

Соңгы фотода әтием матур күлмәк, түбәтәй һәм чабатадан. Яшь кияү аның белән танышырга кайтуына әнә шулай киенеп куйды.

Әтием шаян, эшчән, сабыр, акыллы, кыскасы аңа карап, "Чын ир-егет шундый була!" диярлек. Әтием, без сине бик яратабыз, сәламәт бул, безне куандырып, озак яшә, кадерлебез!" - дип яза Чаллыда яшәүче кызы Альбина Шакирова.

Әйтергә кирәк, Альбина ханым әтисе - Абделхак абыйның фотоларын иң беренче булып җибәрде һәм иң актив тавыш җыйды, нәтиҗәдә, көндәшләрен артта калдырып, ул җиңүгә иреште.

Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез! Алга таба да безне күзәтеп барыгыз, бәйгеләребездә катнашыгыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс

2
X