Барыкинга истәлек тактасы куеламы?
Яңалыклар тасмасы

Барыкинга истәлек тактасы куеламы?

«Сосновый бор» бистәсендәге бер йортка «Набержные Челны» җыры авторы, композитор, гитарист Александр Барыкин истәлегенә мемориал такта куелачак.

«Ул Чаллыга еш килгән. «Сосновый бор»да ял иткән. Мин шунда аның белән дуслаштым. Александр биредә «Набережные Челны» дигән җырны, дөресрәге аның куплетларын язды», – ди эшмәкәр Сергей Майоров.

Быел Александр Барыкинга 70 яшь тулыр иде. Шул уңайдан аның истәлегенә 25 февральдә «КАМАЗ» мәдәният сараенда фестиваль була. Анда шәһәрнең танылган җырчылары һәм музыкантлары катнаша. Моннан тыш «Свет и тени» вокаль-инстурменталь ансамбле дә чыгыш ясаячак. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев