Чаллыга 350 педагог кирәк
Шәһәрдә укытучылар кытлыгын хәл итү өчен психолог-педагог сыйныфлар ачылды.
Ел саен мәктәпләргә 250 яшь белгеч килүенә карамастан, кадрлар мәсьәләсе җитди булып кала.
Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин әйтүенчә, әлеге мәсьәләне хәл итү өчен Чаллы дәүләт педагогия университеты каршында психолого-педагогик сыйныфлар ачыла. Чаллыда шундый 6 сыйныф эшли, киләчәктә алар артачак.
Чаллыда укытучыларның уртача яше 44. Педагогик составның 17%ын пенсия яшендәгеләр тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев