24 декабрь 2021 яңалыклары
-
Бүген Кар бабайлар Бумажниклар микрорайоны халкын сөендерәчәк (+программа)
Яңа ел алдыннан шәһәр халкына «Проказники на снежном празднике» дигән мимик тамаша күрсәтеләчәк.
-
Яңа елга кергәнче... (опрос)
Яңа елны каршыларга санаулы гына көннәр калды. Сәгать телләре уникене сукканчы кемдер өй җыештыра, кемдер мунча кереп калырга ашыга... Шәһәрдәшләребезнең дә махсус бәйрәм алды йолалары бар микән? Сораштыруыбыз шул хакта.
-
Махсус режим кертелде
20 декабрьдән республикабызда янгынга каршы махсус режим кертелде. 2020-2021 елларда Яңа ел бәйрәмнәре вакытында шәһәр территориясендә 18 янгын очрагы теркәлгән, аларда өч кеше һәлак булган. Декабрь һәм январь айларында янгыннарның күп өлеше (12 очрак) торак секторга туры килә. Фаҗигалар, нигездә, ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыккан.
-
«Күңелле әлифба»ның яңа чыгарылышында Алмаз белән Зөбәйдә иҗек һәм сүзләр өйрәнә
Геройлар төрле урыннарды төшерелгән.
-
Дин – гыйлем һәм мәдрәсә белән саклана (+фотолар)
Шәһәрдәшләребезгә изге гамәл кылу өчен тагын бер мөмкинлек бар. Бүгенге көндә «Нур Ихлас» мәчете мәйданында өр яңа укыту бинасы сафка басып килә. Төгәлрәк әйтсәк, биредә инде эшләр тәмамлану алдында. 2 катлы әлеге бинада теләгән һәркемгә ислам нигезләре буенча лекцияләр оештырылачак. Шулай ук Коръән уку, 5 вакыт намазга өйрәнү буенча да дәресләр үткәреләчәк.
-
Шәһәрне яңа елга иң яхшы бизәүчеләрне ачыклыйлар
Чаллыда шәһәрне яңа елга бизәү буенча традицион бәйге башланды.
-
Изге эш дәвамлы булсын
Изгелек – ул бик тә матур бер төшенчә. Тик аны күреп тә, тотып карап та булмый, дип әйтер идек, була икән шул. Моның өчен ерак та барасы юк. Шәһәребезнең хакимият бинасы янәшәсендә калкып килүче «Җәмигъ» мәчете нәкъ менә изгелекнең зур бер гәүдәләнеше. Бинаның һәр кирпече – ул мәрхәмәтле кешеләр сәдакасы.
-
Яңа елны – яңа фатирда
Шәһәребездә социаль ипотека программасы буенча төзелгән 63/20 йортын тантаналы шартларда файдалануга тапшырдылар. Яңа йортта бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, күп балалы гаиләләр, табиблар, ятим балалар яшәячәк.
-
Изге җирләргә – ишекләр ачык
Согуд Гарәбстаны ковидка каршы «Спутник V» вакцинасын ясаткан Россия мөселманнарына гыйнвардан Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә кыска вакытка килүне рөхсәт итте. Бу рөхсәт, шул исәптән, гомрә хаҗы кылу өчен дә бирелә. Илебез мөселманнары түземсезлек белән көткән әлеге шатлыклы яңалыкны безгә Диния нәзарәтенә караган «ДУМ РТ Хаҗ» туроператорының Чаллы мөхтәсибәтендәге вәкиле Фәүисә Нуртдинова ирештерде. «Ниһаять, ике елга сузылган тәнәфестән соң, дин кардәшләребез янәдән Мәккәгә юл тота алачак. Бу уңайдан инде Чаллы мөхтәсибәте «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторы белән берлектә гомрә хаҗын оештыру эшен башлап та җибәрде», – дип сөенече белән уртаклашты Фәүисә ханым.
-
Безнекеләр җиңделәр
Екатеринбургта спортның көч төрләре буенча Евразия берлегенең ачык Яңа ел чемпионатында Чаллыдан мөмкинлекләре чикләнгән 6 спортчы катнашты.
-
Бүләккә – спектакль
«Камкомбанк» ҖЧҖ быел Яңа елны үзенчәлекле итеп билгеләп үтте.
-
Бәйрәм трамвае йөри башлады
Чаллыда бәйрәмчә бизәлгән махсус трамвай йөри башлады. Аңа беренче булып 39 нчы мәктәпнең дүртенче сыйныф укучылары утырды.
-
Йөрү бәясе артачак
2022 елның 1 гыйнварыннан Чаллы җәмәгать транспортында йөрү бәясе артачак.
-
Чаллы – җиңүче
Казанда җирле үзидарә органнары арасында үткән «Эколидер» республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.
-
«Пушкин картасы» яшьләрне кайгырта
1 сентябрьдән Россиядә «Пушкин картасы» программасы гамәлгә керде. Әлеге карта белән 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге укучылар һәм студентлар дәүләт карамагында булган концерт залларына, театрларга, музейларга бушлай йөри. Бу программа Чаллыда ничек эшләде? Студентларның фикерләре нинди?