Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Махсус режим кертелде

20 декабрьдән республикабызда янгынга каршы махсус режим кертелде. 2020-2021 елларда Яңа ел бәйрәмнәре вакытында шәһәр территориясендә 18 янгын очрагы теркәлгән, аларда өч кеше һәлак булган. Декабрь һәм январь айларында янгыннарның күп өлеше (12 очрак) торак секторга туры килә. Фаҗигалар, нигездә, ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында торак секторда янгыннарны һәм аларда кешеләр үлемен кисәтү максатыннан профилактик төркемнәр эше планлаштырыла, аларның эшчәнлеге халыкка көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен аңлатуга юнәлдереләчәк.

«ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, социаль яктан имин булмаган гражданнар, күп балалы гаиләләр йортларында һәм фатирларында янгын турында хәбәр итү автомат җайланмалары урнаштырыла. Чаллыда андый ярдәмне 2 меңгә якын гаилә алган. Бу эш дәвам итәчәк.

Янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда 1-3 класслы куркынычка ия пиротехника куллану да тыелачак. Бенгаль утлары һәм шапылдаткычларга гына искәрмә ясала.

Петарда һәм фейерверкларны сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы һәм ягулык-энергетика комплекслары чигеннән 500 метр ераклыкта, шулай ук торак-коммуналь һәм авыл хуҗалыгы объектлары, халык күпләп җыела торган урыннар һәм автомобиль юлларыннан 50 метрга кадәр чикләрдә куллану тыелачак. 

Фото: tavanen.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару