Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Дин – гыйлем һәм мәдрәсә белән саклана (+фотолар)

Шәһәрдәшләребезгә изге гамәл кылу өчен тагын бер мөмкинлек бар. Бүгенге көндә «Нур Ихлас» мәчете мәйданында өр яңа укыту бинасы сафка басып килә. Төгәлрәк әйтсәк, биредә инде эшләр тәмамлану алдында. 2 катлы әлеге бинада теләгән һәркемгә ислам нигезләре буенча лекцияләр оештырылачак. Шулай ук Коръән уку, 5 вакыт намазга өйрәнү буенча да дәресләр үткәреләчәк.

«Моңа кадәр дәресләр мәчетнең намаз залларында үтә иде. Аллаһка шөкер, 3 ел дигәндә хәйриячеләр көче белән шундый кирәкле укыту бинасына ия булдык. Аеруча, безгә зур ярдәм күрсәткән кардәшебез Ринат Гөлем улын искә алып үтәсе килә. Арабыздан китсә дә, кылган изгелекләре белән ул һәрвакыт күңелебездә булачак. Аның һәм башка мөселман кардәшебезнең тырышлыгы белән хәзер биредә берьюлы, аерым катларда, ир-артлар да, хатын-кызлар да белем өсти ала. Тик әлегә укыту бинасын җиһазлар белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәсе бар. Шкафлар, киштәләр, парталар алырга ярдәм итүчеләр булса без бик рәхмәтле булыр идек», – ди «Нур Ихлас» мәчете хисапчысы Әнисә Таҗиева.
Укыту бинасын тулысынча яз айларына ачарга исәп тоталар. Аңа кадәр исә һәркайсыбыз әлеге изге эштә үз өлешен кертә ала. Юкка гына, моннан йөз еллар элек үк күренекле татар әдипләре динебезне, милләтебезне саклап калу һәм үстерүдә мәдрәсәләрнең гаять зур урын алып торуын ассызыкламагандыр.
«Дин – гыйлем вә мәдрәсә берлән саклана. (...) Сез малларыгыз берлә гыйлем вә мәдрәсәләргә ярдәм итегез, малыгызга иң беренче хәерле сарыф итү урыны – гыйлем вә мәдрәсә дип белегез. Шул вакытта малыгыз дөньягыз вә ахирәтегез өчен хәерле булыр, кайгы булган мал булмас», – дип искәрткән, үзенең хезмәтләрендә, данлыклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә нигез салган, танылган галим, дин белгече Галимҗан Баруди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз