Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа елны – яңа фатирда

Шәһәребездә социаль ипотека программасы буенча төзелгән 63/20 йортын тантаналы шартларда файдалануга тапшырдылар. Яңа йортта бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, күп балалы гаиләләр, табиблар, ятим балалар яшәячәк.

Аларның шатлыгын бүлешергә шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры урынбасары Владимир Никифоров, «Домкор» төзелеш компаниясенең генераль директоры Мөнир Гайнуллов, Автозавод районы башлыгы Винер Харисов һәм шәһәрдәшләребезнең дуслары, туганнары килгән иде. «Фатир алу – һәр гаилә тормышында мөһим вакыйга.  Бу 10 катлы 10 подъездлы йортта 409 гаилә яшәячәк. Бирегә күчүчеләрнең күбесе – бюджет өлкәсендә эшләүчеләр. Араларында укытучылар, тәрбиячеләр һәм республика, муниципалитет линияләре буенча грант алган табиблар да бар. Мисал өчен, шәһәргә күчеп килгән югары квалификацияле медицина хезмәткәренә 1 млн сум (ТР Хөкүмәтеннән 800 мең сум һәм шәһәр бюджетыннан 200 мең сум) акча бирелә.  Социаль ипотека программасы яшь гаиләләр өчен елына 7%лы кредит ярдәмендә тормышка ашырыла. Бүген 47 гаилә фатирлы булды», – диде мэр Наил Мәһдиев. 
Ул әлеге йортны төзүчеләргә тырыш хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. Тиздән 34нче һәм 69нче микрорайоннарда 1500 урынга исәпләнгән яңа мәктәпләр төзеләчәген хәбәр итте. 
Мәртәбәле кунаклар Руслан һәм Чулпан Шәйдуллиннарның яңа фатирларында кунакта булды. Мэр 8 яшьлек Азамат белән 3 яшьлек Азалиягә – бүләкләр, гаиләгә телевизор тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социальная ипотека