Бүген Кар бабайлар Бумажниклар микрорайоны халкын сөендерәчәк (+программа)
Яңалыклар тасмасы

Бүген Кар бабайлар Бумажниклар микрорайоны халкын сөендерәчәк (+программа)

Яңа ел алдыннан шәһәр халкына «Проказники на снежном празднике» дигән мимик тамаша күрсәтеләчәк.

Интерактив спектакль урамда, шәһәрнең Яңа ел мәйданчыкларында үткәреләчәк. Халыкны тамаша персонажлары – кар бабайлар белән турыдан-туры аралашу көтә.
Бүген, 24 декабрь көнне, 17:30 сәгатьтә кар бабайлар Бумажниклар микрорайоны халкын сөендерәчәк.
28 декабрьдә 17:30 сәгатьтә тамаша Җиңү паркында узачак.
29 декабрьдә 17:30 сәгатьтә Сидоровка паркында мимик тамаша күрсәтеләчәк.
23, 25, 27 декабрьдә 17:30 сәгатьтә интерактив спектакль Азатлык мәйданында тәкъдим ителәчәк. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шоу тамаша конкурс

Нет комментариев