Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Изге җирләргә – ишекләр ачык

Согуд Гарәбстаны ковидка каршы «Спутник V» вакцинасын ясаткан Россия мөселманнарына гыйнвардан Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә кыска вакытка килүне рөхсәт итте. Бу рөхсәт, шул исәптән, гомрә хаҗы кылу өчен дә бирелә. Илебез мөселманнары түземсезлек белән көткән әлеге шатлыклы яңалыкны безгә Диния нәзарәтенә караган «ДУМ РТ Хаҗ» туроператорының Чаллы мөхтәсибәтендәге вәкиле Фәүисә Нуртдинова ирештерде. «Ниһаять, ике елга сузылган тәнәфестән соң, дин кардәшләребез янәдән Мәккәгә юл тота алачак. Бу уңайдан инде Чаллы мөхтәсибәте «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторы белән берлектә гомрә хаҗын оештыру эшен башлап та җибәрде», – дип сөенече белән уртаклашты Фәүисә ханым.

Бүгенге көндә 9 гыйнварда юлга кузгалачак беренче төркемгә мөселманнарны теркәү бара. Мондый мөмкинлеккә «Спутник V» вакцинасының ике компонентын да ясаткан 48 кеше ия булачак. 12 көнлек юлламаның бәясе якынча 115 мең сумга төшә. Республикабыз мөселманнары Согуд Гарәбстанына Казан аэропортыннан юл тотачак.   
Россиянең туры инвестицияләр фонды искәртүенчә, мөселманнар килгәннән соң, 48 сәгать карантинда булырга һәм ПЦР-тест бирергә тиеш.
Башта  дин кардәшләребез 3 тәүлек Мәдинә шәһәрендә, ә калган көннәрне Мәккә каласындагы 4 йолдызлы кунакханәләрдә торачаклар. Кече хаҗ –Мәккә шәһәрендә Әл-Хәрәм мәчетендә булу, билгеле бер кагыйдәләр буенча Кәгъбә тирәли әйләнү, Сафа һәм Мәрвә тавы арасындагы юлны узудан гыйбарәт. Гомрәдән соң хаҗилар чәчләрен алдыра һәм ихрамнан чыга  –  гади кием кия.
«Әйтергә кирәк, гомрә хаҗы гамәлләре җиңелрәк башкарыла. Өстәвенә, һәр мөселманга махсус белешмәлекләр, китапчыклар да таратыла. Аларда  ишектән чыгып киткәннән башлап, урап кайтканчы кылынырга тиешле барлык гамәлләр дә күрсәтелгән, укыласы догалар да язылган», –  ди Фәүисә ханым. Шулай ук  изге сәфәргә кузгалучы һәркемгә махсус кул сумкалары да бирәләр.
Гомрә хаҗының беренче төркеменә өлгерә алмаучылар, 15 гыйнварда яки 6 февральдә тупланачак яңа группаларга языла ала. Соңгысын Чаллының «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт җитәкләячәк. 
Әйтергә кирәк, илебез мөселманнарына гомрә кылу мөмкинлеге Согуд Гарәбстаны хакимиятләренә Татарстан Президенты мөрәҗәгать иткәннән соң бирелде.  «Россиядә эшләнелүче «Спутник V» вакцинасы яхшы. Әлегә ул Дөнья сәламәтлек саклау оешмасында теркәлмәгән, әмма процесс бара. Шуңа да без вакцинация үткән Россия хаҗиларын кертүләре турында алдан ук килешергә телибез», – дигән иде Рөстәм Нургалиевич 25 ноябрьдәге эшлекле сәфәре барышында. Ул чакта президентыбыз үзе дә кече хаҗ кылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз