Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Изге эш дәвамлы булсын

Изгелек – ул бик тә матур бер төшенчә. Тик аны күреп тә, тотып карап та булмый, дип әйтер идек, була икән шул. Моның өчен ерак та барасы юк. Шәһәребезнең хакимият бинасы янәшәсендә калкып килүче «Җәмигъ» мәчете нәкъ менә изгелекнең зур бер гәүдәләнеше. Бинаның һәр кирпече – ул мәрхәмәтле кешеләр сәдакасы.

Булачак «Җәмигъ» мәчетенең рәсми сайтыннан алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы елның өченче кварталында мәчетнең төзелеш фондына 14 млн сумнан артык акча күчкән. Хәйриячеләр арасында оешма-предприятиеләр дә, гади шәһәрдәшләребез дә бар. Шунысы куанычлы – аларның саны арта бара.
Нәтиҗәдә, объектта эшләр дә тоткарланмый. Бүгенге көнгә инде биредә төзүчеләр ике зур манараны кертеп, монолит каркасны урнаштыру эшләрен тәмамлаганнар, 960 кв метрда түбә ябу эшләрен башкарганнар, 1600 куб метр мәйданда тышкы диварларны кирпеч белән тышлаганнар. Тагын нибары 400 куб метр гына кала. Бу эшне киләсе ел башында ук төгәлләргә уйлыйлар.
Соңгы көннәрнең куанычлы яңалыгы – төзүчеләр манараларга урнаштырылачак ике кече гөмбәзгә заказ биргәннәр. Алар барлыгы бишәү булачак. Үзәктәгесенең диаметры – 19, уртанчыларыныкы – 9, кечеләренеке 5,3 метрны тәшкил итәчәк. Киләсе елның мартында нәкъ менә кече гөмбәзләрне урнаштырырга ниятлиләр.
Алда торган тагын бер мөһим бурычларның берсе – ул витражларның проектын раслау. Бүгенге көндә бу мәсьәлә буенча архитекторлар белән җитди эш алып барыла.
«Мәчетебез тулысынча сафка бассын өчен даими рәвештә ярдәм кирәк. Шөкер, арабызда акчалата гына түгел, кул көче белән дә, материаллар белән дә булышучылар бар. Без барлык төр ярдәмне дә теләп кабул итәбез. Иң мөһиме – ул дәвамлы булсын иде», – ди «Җәмигъ» мәчете имамы Мөхәммәд хәзрәт Мөхәммәтов.
Саннарга күз салсак, соңгы 4 елда мәчет төзелешенә 106 миллион сум акча җыелган. Әйе, «Күмәк көч тау күчерер», – ди халык. Моны истә тотып, без дә  шәһәребезнең төп мәчете төзелешенә кулыбыздан килгәнчә үз өлешебезне кертсәк иде.  Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр http://fondjamig.ru/ сайтында күрсәтелгән реквизитлардан файдалана ала. Шулай ук акчаны куар-код аша да күчерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз