31 март 2022 яңалыклары
-
Балалар Коръән уку бәйгесендә катнаштылар - ФОТОЛАР
Балаларның язгы каникул чорында Чаллыда үтә торган республикакүләм традицион Коръән уку бәйгесе быел “Ак мәчет”тә уздырылды. Ул сан ягыннан 25нчесе иде һәм Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгы кысаларында үткәрелде.
-
Куркыныч боҗра булмаячак
Чаллыда Халыклар Дуслыгы проспекты буенча Тынычлык проспектыннан Чулман проспектына кадәр 2238 метр озынлыктагы юлны капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Ул 11,5 метр киңлектә, өч полосалы булачак.
-
Чаллыда кайсы юллар чокырлы?
«Халык контроле» порталына килгән шикаятьләр беренче чиратта карала.
-
Наил Мәһдиев торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре турында: "Ашаган белми, тураган белә" - ФОТОЛАР
Бүген Чаллының Тантаналар сараенда торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган тантаналы чара үтте.
-
Чаллыда ир-ат телефонсыз калган
Әлеге хәл Автозавод базарында булган.
-
Тукай премиясе 3 миллион сум булырмы?
ТР Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе күләмен арттыру тәкъдиме белән республика президентына хат язган.
-
Путин Россиядә язгы чакырылыш башлану турында карарны имзалады
Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткә язгы чакырылыш турындагы указны имзалады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
-
Илдар Юзеев исемендәге премия ияләре билгеле - ФОТОРЕПОРТАЖ
Язучыларга һәм шагыйрьләргә күренекле әдипләр исемендәге премияләр тапшыру – әдәбият сөючеләрне каләм ияләре белән очраштыра торган бәйрәм ул. «Адымнар» полилингваль гимназиясендә үткән Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияне тапшыру тантанасының да төп кыйммәте нәкъ шунда булгандыр.
-
Илнар Сәйфиев: "Миңа сәхнәдә маймыллану килешми" - ВИДЕО
"Талбишек" җыры аша танылган җырчы, якташыбызга быел 40 яшь, иҗатына 20 ел тула.
-
Чаллы хатын-кызлары – солдатларга
Россия хатын-кызлар союзы «Хәрбиләргә – бүләк» акциясе игълан иткән иде. Аңа Татарстан һәм Чаллы хатын-кызлары да кушылды.
-
Алдынгыларга – дәүләт бүләкләре
Чыгыш ясаучылар – шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев коронавирус эпидемиясе вакытында халыкка медицина ярдәме күрсәткән табиб, шәфкать туташларына рәхмәт әйттеләр.
-
«Күңелле әлифба. Укырга өйрәнәбез» YouTube проектын төшергән вакытта янгын чыккан
Проектның каналында яңа видео урнаштырылды.
-
Югары технологияле 18 медицина җиһазы
Узган елда Чаллының сәламәтлек саклау учреждениеләренә 96 миллион сумга 18 заманча медицина җиһазы алынган.
-
5нче хастаханәнең яңа бинасы төзелә башларга тиеш
2022 елда милли проектларны гамәлгә ашыру, хастаханәләрне кадрлар белән тәэмин итү буенча эшләр дәвам итәчәк. Халыкка офтольмология ярдәмен күрсәтүне яхшырту, планлы медицина ярдәменә күчү, йогышлы авырулар хастаханәсен капиталь төзекләндерүне дәвам итү дә мөһим бурычлар.
-
2 меңгә якын табиб эшләсә дә, кадрлар җитми
Кадрлар белән тәэмин ителеш 60%.