Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай премиясе 3 миллион сум булырмы?

ТР Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе күләмен арттыру тәкъдиме белән республика президентына хат язган.

Бүгенге көндә мәртәбәле премиянең күләме 500 мең сум тәшкил итә. 

– Иҗатчылар өчен бу бик аз сумма, – диде Ркаил Зәйдулла Чаллыда «Мәйдан» журналы уздыра торган Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасында. – Мин Дәүләт премиясе күләмен 3 000 000 сумга күтәрүләрен сорадым.

Шул ук вакытта аның теләген тулысынча канәгатьләндерәчәкләренә бераз шиген белдерде: «Студент вакытта тулай торакта яшәгәндә кызлардан бер буханка ипи сорап керә идек. Үзебезнең бер-ике телем бирсәләр дә күңелебез була иде. Кем әйтмешли, аз бирәселәрен белсәк тә, күбрәк сорарга кирәк».
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X