Алты яшьлек кызны әти-әнисе мәете янында тапканнар
Мәскәү өлкәсендә күпкатлы фатирларның берсендә 42 яшьлек ир белән 46 яшьлек хатынның мәетләре табылган.
Алар янында йончыган һәм сусызлыктан интеккән 6 яшьлек кызлары утырган. Мәскәү өлкәсе прокуратурасы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, хәзер әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Ир белән хатынга көч кулланып үтерү билгеләре ачыкланмаган. Ә кызчыкны хастаханәгә озатканнар. Табиблар сүзләренчә, сабыйның гомеренә куркыныч янамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев