Чаллыда шимбә саен ярминкәләр була
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шимбә саен ярминкәләр була

Чираттагысы 24 октябрьдә.

Чаллыда өч урында: Габдулла Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы алдындагы мәйданчык), ипподром территориясендә һәм «Южный» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла.

Узган шимбәдә Чаллы халкы бәрәңге, кәбестә, ит, ярмалар, йомырка, икмәк һәм камыр ризыклары, сөт һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен күпләп сатып алды. Ярминкә мәйданчыкларында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Алмаз Гамиров булды.
Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды.
 


Авыл хуҗалыгы ярминкәләре

Нет комментариев