ТНВ телеканалында «Әлифба» турында фильм күрсәтәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

ТНВ телеканалында «Әлифба» турында фильм күрсәтәчәкләр

«Татар-информ» хәбәр итте.

Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе «Әлифба» дәреслеге турында фильм әзерләде. 60 елга якын бу китап бөтен дөньядагы ватандашларга туган телләрен өйрәнергә ярдәм итте.

Фильмда дәреслекнең барлыкка килү тарихы һәм аның авторлары – сугыш һәм лагерьларны кичерергә туры килгән педагоглар Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова турында сүз бара. Фильм 24 октябрьдә 19:00 сәгатьтә ТНВ телеканалында күрсәтеләчәк.
 


тнв

Нет комментариев