Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сезне нәрсә борчый?

Аборт – зыянлы гамәл

Абортның хатын-кыз организмы өчен никадәр куркыныч булуы турында мәгълүмат чаралары даими яктыртып торсалар да, аны ясатучылар саны кимеми. Узган ел 4нче шифаханәдә - 58, агымдагы елның 5 аенда 27 аборт ясалган. Профилактика ункөнлеге уңаеннан, әлеге шифаханә табиб-гинекологы Венера Харисова белән әңгәмә кордык.

- Венера Илдусовна, сәламәтлек саклауда заманча технологияләр кулланылган заманда да абортның организм өчен зарары күпме?
- Абортның хатын-кыз организмына зарары бик күп. Кызганыч, соңгы елларда күпчелек хатын-кызлар йөклелекне өзүгә контрацепция чарасы итеп карый башладылар. Мин моны эндокрин системага балта белән чабуга тиңләр идем. Эндокрин система организмдагы барлык процессларны җайга салып тора.
Дөрес, организм өчен алай ук куркыныч булмаган ысуллар да бар. Хирургия ысуллыннан тыш, йөклелекне медикаментлар ярдәмендә дә өзәргә мөмкин. Әмма бер аборт та эзсез үтми. Өзлегү бер көннән, бер айдан, бер елдан, хәтта еллар узгач та булырга мөмкин. Операцияне еш ясатучылар арасында көчле кан китү еш күзәтелә. Моннан тыш, аборт эндометриоз, миома, мастопатия һәм башка бик күп авырулар килеп чыгуга сәбәп була. Болар соңыннан яман шешкә әйләнергә мөмкин. Аборт ясаткан хатын-кызларда ялкынсыну процесслары ешрак күзәтелә. Йөклелекне ясалма рәвештә өзү соңыннан бала булмавына да сәбәпче була. Менструаль цикл бозылу, гормональ дисбаланс барлыкка килү, аның йогынтысында тазару, гомумән, абортның сәламәтлеккә китергән зыянын санап бетерерлек түгел.
- Яшүсмерләр арасында аборт ясату гомерлек үкенеч булырга мөмкин.
- Әйе, кызларның ныгып җитмәгән организмы өчен ул бигрәк тә куркыныч. Аборт берәү өчен авыру белән тәмамланса, икенчесе өчен гомерлек үкенечкә әйләнергә, ягъни ул бала тудыру сәләтен бөтенләй югалтырга мөмкин. Мондый аяныч хәлләр булмасын өчен без ата-аналарга балалар белән бу турыда ачыктан-ачык сөйләшергә киңәш итәбез. Бала җитлегә башлау белән бу хакта әңгәмә корырга, аларга саклану чаралары турында сөйләшүдән да тартынмаска кирәк. Яшүсмерләр өчен иң ышанычлы саклану чарасы, әлбәттә, презерватив. Аның балага узудан, төрле ВИЧ-инфекцияләрдән, хламидиоз, уразмоплоз кебек киң таралган йогышлы авырулардан саклану чарасы булуын яшүсмер белеп торырга тиеш. Шулай ук организм ныгып җитмичә җенси мөнәсәбәткә керүнең дә никадәр зыянлы, куркыныч булуы турында да даими кисәтеп тору зарур.
- Сез хатын-кызлар белән профилактик эш алып барасызмы?
- Йөккә узган хатын-кыз белән, беренче чиратта, баланы саклап калу турында сөйләшәбез. Аннан уйлар өчен бераз вакыт бирәбез, якыннары белән сөйләшергә киңәш итәбез. Мондый эшнең уңай нәтиҗә биргәннәре дә бар. Әмма күпчелек очракта йөккә узу хатын-кызның аңлы рәвештә абортка баруы белән тәмамлана. Кызганыч,
абортны тыю турында канун юк. Андый закон чыкса, криминаль аборт тамыр җәячәк инде.
- Димәк, аборт ясату бетмәячәк?
- Әйе. Безнең бурыч аның санын киметү. Без бит күп эшләрдә Европага йөз тотабыз. Ә Европа илләрендә хатын-кыз бу адымга бик сирәк бара. Бездә дә саклану чаралары бихисап. Шуның иң нәтиҗәлеләре – спираль, таблеткалар, гормональ укол, презерватив. Кайбер хатын-кызлар биологик алымнан да уңышлы гына файдаланалар. Һәр хатын-кыз өчен саклану чарасын аерым сайларга кирәк. Йөклелекне өзүнең хатын-кыз өчен ни дәрәҗәдә зыянлы булуын аның җенси партнеры да яхшы аңларга һәм бу яклап аңа теләктәшлек белдерергә тиеш.

 

Фото: Яндекс.Дзен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек