Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сезне нәрсә борчый?

Баш бәрелгәч нишләргә?

Баштагы бәрелгән, имгәнгән урыннарны, гематомаларны компьютер томографиясе (КТ) ярдәмендә генә ачыклап бетереп булмый. Кичекмәстән МРТ ясатырга кирәк.

 

Бер көнне уйламаган җирдән таеп егылып, башымны бәрдем. Башта хастаханәгә бармадым. Ике көннән соң компьютер томографиясе (КТ) ясаткач, баш мие селкенү булмаган диделәр һәм бернинди дәвалау курсы да билгеләмәделәр. Ләкин егылганнан соң 20 көн узгач, күзем һәм хәтерем кинәт начарланганын сиздем. Башны бәргәч, барыбер дәвалау курсы алырга кирәк иде, диләр. Күршем кортексин ясатырга кирәклеген әйтте. Әлеге препарат чыннан да булышамы икән?

Адилә  Галимова .

Газета укучыбызның әлеге соравына табиб-терапевт Гөлсәрия Абдуллина: “Баштагы бәрелгән, имгәнгән урыннарны, гематомаларны компьютер томографиясе (КТ) ярдәмендә генә ачыклап бетереп булмый. Кичекмәстән МРТ ясатырга кирәк. Ул баш эчендәге жәрәхәтләр бармы-юкмы икәнлеген төгәл ачыкларга ярдәм итәчәк. Андагы тайпылышлар гадәттә нәкъ менә егылганның 15–20 нче көненә, күрү начарлану рәвешендә үзен сиздерә башлый. Шуңа күрә сезгә кичекмәстән күз табибына да күренергә кирәк. Кортексин препаратына килгәндә, бу очракта  кайбер кешеләргә булыша. Ул һәр препарат кебек, төрле кешегә төрлечә тәэсир итә”, - дип җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X