Шәһәрдәшләр «Шәһри Чаллы» журналистларына зарлана.
Газета битләрендә «Әйтим әле!» сәхифәсе чыга. Без шәһәрдәшләрне борчыган сорауларны, үтенечләрне тыңлыйбыз. Үз чиратыбызда аларга җаваплар да эзлибез, хәл итү мөмкинлеге турында аңлатабыз.
Фәрит Садыйков:
"Урамнарда чүп урналары җитәрлек булса да, яшьләр, мәктәп укучылары чүп-чарны урамга, паркларга ташлыйлар. Кулга тоткан чүпне махсус савытка салу шулкадәр авыр микәнни?! Балалар мәйданчыгында малайлар пыяла шешәләрне ватып уйныйлар. Берәрсенең күзенә пыяла керсә? Нигә ата-аналар балаларын тәртипле булырга, гади генә кагыйдәләргә өйрәтмиләр икән. Урамнарыбызны лаеклы ялдагы әби-апалар җыештырып йөри. Алар буыны китеп барса, чүп-чарга, пычракка батарбыз. Аллаһ сакласын".
Нет комментариев