Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сезне нәрсә борчый?

Кеше машинасын алып киткән

Ка­зан­ның При­вок­заль­ная ура­мын­да “ВАЗ-2107”  ма­ши­на­сы әй­лә­неп кап­лан­ган. Соң­ны­нан ав­то­мо­биль бе­лән 2008 ел­да ту­ган ма­лай ида­рә итүе мәгъ­лүм бул­ды. Ма­лай ава­рия урын­нан ка­чып кит­кән. Бу ту­ры­да Та­тар­стан бу­ен­ча Эч­ке эш­ләр ми­нис­тр­лы­гы­ның мат­бу­гат хез­мә­те хә­бәр ит­те.

Авариягә очраган “ВАЗ-2107” машинасы салонында 14 яшьлек ике кыз да була. Баш мие селкенгән  кызларны хастаханәгә озатканнар. Машина бәрелгәндә алар арткы утыргычта утырган, иминлек каешын  эләктермәгәннәр.

Соңрак ачыкланганча, үсмер малай әнисе белән яши торган ир-атның машинасын урлый. Ул акрын гына машина ачкычларын ала һәм туган сеңлесен, дусларын утыртып алып чыгып китә.

Авариядән соң, үсмер урыннан кача, тик аны хокук саклаучылар эзләп таба. Үсмерне әнисе белән бергә полиция бүлегенә алып киләләр.

Малайның анасын балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча вазифаларын үтәмәгән өчен җаваплылыкка тарталар. Гаилә махсус хисапта торуы ачыклана, малай үзе дә мәктәптәге хисапта теркәлгән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы әти-әниләрне балаларының иминлегенә җаваплы карарга чакыра. Балагыз кайда һәм нишләп йөргәнен белергә кирәк, диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илдә көндә