Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сезне нәрсә борчый?

Нигә пособие түләнми? (сорау - җавап)

3–7 яшьлек балаларга ай саен пособие түләнә. Тик улымның гаиләсе бу ярдәмне ала алмый. Аның иптәше Гүзәл балалар бакчасында эшли. 30 мең сум хезмәт хакы ала. Ә улым Илназ рәсми рәвештә эшкә урнашмады, чөнки ул мине карый. Мин – I группа инвалид. Аңа 1200 сум түлиләр. Ни өчен оныгыма пособие бирелми икән? Шуның сәбәбен беләсе килә иде. Фәнил ДӘҮЛӘТШИН.

Укучыбызның әлеге соравына ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чаллыдагы идарә башлыгы Ирина Скрябина: “Татарстан Министрлар Кабинетының “3-7 яшькә кадәрге балаларга айлык түләү турында”гы карары буенча, әгәр ул тәрбияләнә торган гаиләдә кереме булмаган кеше (әтисе яки әнисе) бар икән, балага пособие түләнми. Бу очракта 1200 сум өлкән кешенең пенсиясенә кушылып бирелгәнлектән, аны тәрбияләүче кеше рәсми рәвештә табыш алмый дип санала. Шул сәбәпле балага айлык түләү тиеш түгел. Искәрмә булып 18 яшькә кадәрге яки тумыштан I группа инвалид бала караган өчен айлык түләү билгеләнгән әти-әни (тәрбиягә алучы) яки опекун гына тора”, - дип җавап бирде.

Фото: fbm.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие