Вакцина буенча тавыш бирәләр
Сезне нәрсә борчый?

Вакцина буенча тавыш бирәләр

­Рос­сия баш­ка­ла­сын­да яшә­ү­че­ләр­нең ае­рым төр­кем­нә­ре өчен ко­ро­на­ви­рус­тан мәҗ­бү­ри вак­ци­на­ция ясау ту­рын­да он­лайн-та­выш би­рү бу­ла.

Мәскәү Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Һәм “Эхо Москвы” радиостанциясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктов Telegram-каналында  хәбәр итте.

Тавыш бирү 29-30 июльдә дәүләт хезмәтләре күрсәтү федераль порталында узачак. “100 мең чамасы кеше тавыш бирер дип өметләнәм”, -ди  Венедиктов.

Мәскәү Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Елена Андрееваның июнь аенда чыгарган карары нигезендә, 15 июльгә кадәр “контактлы” һөнәр вәкилләренең кимендә 60%ы коронавирустан вакцинация узарга тиеш.

Соңрак Мәскәү өлкәсендә дә, шулай ук башка төбәкләрдә дә оешма хезмәткәрләренең бер өлешен мәҗбүри вакцинацияләүне керттеләр.

Искәртеп үтәбез Россия Премьер-министры Михаил Мишустин коллектив иммунитетны 60%тан 80-90%ка кадәр күтәрү бурычын куйган иде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


илдә көндә

Нет комментариев