Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 апрельдә Дәүләт хезмәтләре порталында беренче сыйныфка гаризалар кабул итү башлана

2020 елда мәгариф учреждениеләренә язылу сервисыннан 65,5 мең татарстанлы файдаланган.

1 апрельдән Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша беренче сыйныфка гаризалар кабул итү башлана. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Электрон гариза бирү процедурасы максималь дәрәҗәдә гадиләштерелде. Гаризада бала турында мәгълүмат күрсәтергә, яшәгән районны һәм сайлаган мәктәпне язарга кирәк. Моннан тыш, порталда гаризаның статусын да күзәтеп торырга мөмкин.

Электрон гариза тапшырганнан соң, ата-ана (баланың законлы вәкиле) сайлап алынган белем бирү учреждениесенә документларның төп нөсхәләрен биш көндә бирергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп