10 мең сумлык телефон урлап төрмәгә утырды
Яңалыклар тасмасы

10 мең сумлык телефон урлап төрмәгә утырды

Җинаять кылганда ул исерек була.

Чаллыда яшәүче ир-атны ике елга гомуми режимлы колониягә озаттылар. Аны талауда гаепле дип таптылар. Шәһәр суды матбугат хезмәте белдреүенчә, ул клуб янында ир-атка һөҗүм итеп, телефонын тартып ала.

Җинаять эше материаллары буенча, исерек чаллылы сәүдә үзәгендә урнашкан уен клубы янында ир-атка ташлана. Зыян күрүче егыла. Шуннан соң һөҗүм итүче телефонын таләп итә. Бирмәгәч, ир-ат аңа тагын бер кат суга һәм 10 мең сумлык телефонын алып җинаять урыныннан кача. Хокук сакчылары ир-атны барыбер тоткарлыйлар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев