Тәһарәт яки госел алып (тәһәрат тәртибен әлегә кадәр белмәсәгез душ яки мунчада тулысынча коенып чыксагыз да була) иң элек «Фатиха» сүрәсен, соңыннан Коръәннән түбәндәге шифа аятьләре укылыр.
ФАТИХА СҮРӘСЕ
Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Әлхәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин.
Аннары түбәндәге аятьләрне укырга мөмкин:
«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Вә йәшфи судүүра каумим-мүэминиин. Вә йүзһиб гайза кулүүбиһим». «Йәә әййүһән-нәәсү каде жәә-әткүм мәүгыйзатүм-мир-раббикүм вә шифәә-үллимәә фис-судүүри вә һүдәүв-вә рахмәтәл-лил-мүэминиин.»
«Вә нүнәззилү минәл-куръәәни мәә һүә шифәә-үв-вә рахмәтүл-лил-мүэминиин.»
«Вә изәә мәридътү фәһүә йәшфиин». «Куль һүә лилләзиинә әәмәнүү һүдәүв-вә шифәә».
Аятьләрне укып чыккач авыру килгәндә укырга тәкъдим ителә торган догаларның берсен кылабыз. Бу доганы аерым гына кылырга да мөмкин (югарыдыгы аятьләрне укымыйча).
Авырганда укыла торган дога:
Аллаһүммә, раббән-нәс, мүзхибәль-бә’с, ишфи әнташ-шәфи, лә шәфия иллә әнтә, ишфи шифә’ән лә югадиру сәкамә.
Татарча:
Йә Аллаһ, барлык кешеләрнең Раббысы! Йә кайгыларны, авыруларны, мохтаҗлыкны бетерүче. Безне авырулардан терелтү Сиңа бернинди авырлык тудырмый. Терелт безне, Син бит шифа бирүче. Син авырулардан терелтүче. Безгә шифа бир, Синең шифаң авыруларыбызны тулысынча дәваласын, эзсез югалтсын.
Доганың татарчасын укысагыз да була, үзегездән өстәп Аллаһыдан сорарга да мөмкин.
Нет комментариев