10нчы каттан 4 яшьлек сабый егылып төшкән
Яңалыклар тасмасы

10нчы каттан 4 яшьлек сабый егылып төшкән

Фаҗигага москит сеткасы сәбәпче.

«Осиново» посёлогының Радужный торак комплексында фаҗига булды. 10нчы каттан 4 яшьлек малай егылып төшеп үлде. ТР прокуратурасы белдерүенчә, гадәттән тыш хәл сәгать 14:52дә була.   

Фаҗигага москит сеткасы сәбәпче. Ата-анасы күрмәгәндә сабый москит челтәргә таянган, күрәсең. Һәлакәт урынына Яшел Үзән шәһәре прокуроры Дмитрий Ерпелев чыккан. Хәзер тикшерү бара. 

ТР прокуратурасы ата-аналарга балаларына карата игътибарлы булырга чакыра, үзләрен генә өйдә калдырмаска һәм тәрәзәләргә махсус бикләр куярга киңәш итә. Москит челтәрләре бала авырлыгына чыдамый! 


Нет комментариев