Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

11 меңнән артык гаилә пособие алган

Әлеге түләү керем дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә Россиядә яшәүче барлык гаиләләргә тиеш һәм һәр балага бирелә.

Ел башыннан Татарстанда 11,5 меңнән артык гаилә бала туганда бирелә торган пособие  (бер тапкыр бирелә) алды. Пособиене социаль фонд ата-аналарның берсенә бирә. РФның Татарстан буенча Социаль фонды бүлеге  пособие өчен 264 млн. сумнан артык акча тотты. 

 «Быел пособие күләме 23 мең сумга якын тәшкил итә.  Гаилә район коэффициенты кулланыла торган территориядә яшәгән очракта, пособие әлеге коэффициентка арттыру хисабына югарырак күләмдә булачак», –ди ТР Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 Әлеге түләү керем дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә  Россиядә яшәүче барлык гаиләләргә тиеш һәм һәр балага бирелә. Акчаны шулай ук баланың опекуннары, уллыкка алучылары яки тәрбиягә алган ата-аналары да рәсмиләштерә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие бала ана капиталы