Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

11 октябрьдән Татарстанда QR-кодлар һәм өлкәннәр өчен үзизоляцияләү кертелә

Татарстанда коронавируска каршы яңа чикләүләр кертелә. Алар ТР Хөкүмәтенең 960 нчы карары нигезендә 11 октябрьдән, ягъни бүгеннән, үз көченә керәчәк.

Театрлар, кинотеатрлар, цирклар, концерт заллары тамаша залларын 50 процентка гына тутыра алачак, 500дән дә күбрәк кеше кертү тыела. Түбәндәге шартларны үтәп әлеге чараларны тамаша залын 70 процентка тутырып үткәрергә була:
– Барлык хезмәткәрләр, шулай ук чараны оештыруда катнашучы башка кешеләр коронавирустан прививка ясатырга тиеш.Вакцина ясатуга медицина ягыннан каршы күрсәтмәләре булган һәм аларны медицина белешмәсе белән раслаган кешеләргә искәрмә ясала.
– 18 яшьтән өлкәннәр ковидка каршы вакцинация узу турында QR-код яки алты ай эчендә ковид белән авырганын раслый торган белешмә булганда гына чарага кертелергә тиеш;
– Чараны һәм аны үткәргәндәге профилактик чараларны Татарстан Оператив штабы белән 30 көн кала килештерелергә тиеш.
Спорт һәм физкультура, күңел ачу, мәдәни чаралар уздырганда тамаша залындагы урыннарның 50 проценттан да күбрәге тулмаска, 500дән дә артык кеше булмаска тиеш.
Шулай ук кунакханәләр, хостеллар номерларын  50 процентка кына тутырып эшли ала. Әгәр барлык хезмәткәрләр дә ковидка каршы прививка ясаткан икән, номерларны тулысынча тутырырга мөмкин. Вакцина ясатуга медицина ягыннан каршы күрсәтмәләре булган һәм аларны медицина белешмәсе белән раслаган кешеләргә искәрмә ясала.
Җәмәгать туклану урыннарына, спорт үзәкләренә, бассейннарга, фитнес-үзәкләргә, аквапаркларга, сәүдә-күңел ачу үзәкләренә COVID-19га каршы вакцинация узуны раслый торган QR-кодларны күрсәткәч кенә кереп булачак.
Коронавируска каршы вакцина ясатмаган яки соңгы алты айда ковид белән авырмаган 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен мәҗбүри үзизоляция режимы кертелә. Яшәү һәм тору урыннарыннан бары тик түбәндәге очракларда гына чыгып китәргә мөмкин булачак:
- ашыгыч (кичектергесез) медицина ярдәме һәм тормышка һәм сәламәтлегенә турыдан-туры янау очракларын сорап мөрәҗәгать итү;
- Covid-19га каршы вакцинация үткәрү урынына бару;
- товарлар сатып алу, эш урынына бару;
- күп кешеләр җыела торган урыннардан тыш, яшәү (тору) урыныннан 100 метрдан артмаган ераклыкта йөрү;
- чүп-чарны якын арада калдыклар җыя торган урынга кадәр чыгару.
Эш бирүчеләр мондый хезмәткәрләрне дистанцион эш форматына күчерергә яки 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен күрсәтелгән чикләүләрне үтәүне тәэмин итүче башка чаралар күрергә тиеш.

Фото: Pinterest

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус