13 бала тәрбияләүче Чаллы гаиләсенә микроавтобус бүләк иттеләр
Ачкычларны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Чаллыда яшәүче күпбалалы гаилә машиналы булды. Аларга яңа микроавтобус ачкычы тапшырдылар. Бүләкләү тантанасы Казанда Галиәсгар Камал исемендәге яңа театр мәйданында узды.
Ирле-хатынлы Радик һәм Елена Яруллиннар 13 бала тәрбиялиләр. Аларның җидесе балигълык яшенә җитмәгән. Гаилә башлыгы инженер-технолог булып эшли. Тормыш иптәше Елена - «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының «Хатын-кыз – ана» номинациясендә җиңүче. Балалары да талантлы. Уку тормышында, төрле конкурсларда актив катнашалар, иҗат һәм спорт белән дә шөгыльләнәләр.
Республиканың төрле почмакларыннан килгән алты күп балалы гаиләгә автомобильләр тапшыру «Гаилә тарихында Гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестивале кысаларында узды. Микроавтобуслар бүләк итү инициаторы – Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов. Машина ачкычларын ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев