Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

16 августтан торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләрне яңадан рәсмиләштерү башлана

2021 елның 16 августыннан яңа чорга торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидия 2021 елның 1 мартыннан 2021 елның 31 августына кадәр билгеләнгән гражданнар өчен субсидияне яңадан рәсмиләштерү башлана. Ул бер ай дәвамында, ягъни 2021 елның 16 августыннан 2021 елның 15 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

Социаль ярдәм чараларын, шул исәптән торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр рәсмиләштерү өчен социаль яклау органнарына шәхси мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк. Гаризаны Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында бирергә мөмкин.
Гражданинның социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итү нәтиҗәсе - гариза буенча карар - шулай ук шәхси кабинетта урнаштырыла.
Социаль яклау органнарында шәхси кабул итү бары тик электрон чират буенча гына башкарыла.
Социаль яклау органнарына кабул итүгә язылу ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, шулай ук бүлек терминалларында башкарыла.
Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, гаризаны электрон рәвештә бирергә киңәш ителә.
Социаль ярдәм чаралары турында мәгълүматны "кайнар линия" телефоннары аша алырга мөмкин: 71-47-02, 71-49-39, 70-43-54, 71-47-40, 71-80-34, 71-80-35, 70-43-62,70-43-09; 47-46-53, 47-49-11, 47-46-52, 47-49-24, 47-49-27, 53-60-42, 53-60-41.

Фото: Яндекс.Дзен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субсидия