Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2 яшьлек бала 9нчы каттагы тәрәзә кәрнизенә чыгып баскан

Полиция 40 минут буена фатирга керә алмыйча торган.

Полиция хезмәткәрләре тугызынчы кат тәрәзәсеннән чыккан 2 яшьлек кызны коткарган.

Бу хәл Дагыстанда булган. Бала тәрәзәне ачып чыгып, башта кондиционер өстендә утырып торган, ә аннары тәрәзәнең тар карнизы буйлап йөргән. Баланы үтеп баручылар күреп калган. Алар тәрәзә астына юрган сузып, полиция килгәнче саклап торганнар.

Полиция исә 40 минут буена фатирга керә алмыйча торган. Анда кызның апасы чит кешегә ачарга курыккан, ә әти-әниләре өйдә булмаган. Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамланган, кызны коткарганнар, дип хәбәр итә https://omet-rb.com.

Фото социаль челтәрләрдән алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига