Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2 яшьлек бала тәрәзәдән егылып төшеп һәлак булган

РФ ҖК 109 мәддәсе буенча (саксызлык аркасында үлемгә китерү) җинаять эше кузгатылды. Баланың ата-анасын ике елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

11 май көнне Әлмәттә, Галеева урамында урнашкан бер йортта, фаҗига килеп чыкты. 8 каттагы тәрәзәдән 2 яшьлек бала егылып төшеп һәлак булды. Тикшерү версиясе буенча, фатирда 6, 4 һәм 2 яшьлек өч баласын калдырып, әни кеше кибеткә чыгып китә. Шул арада кызчык тәрәзә төбенә менә һәм аны ачып егылып төшә. Алынган тән җәрәхәтләреннән баланың урында ук гомере өзелә. РФ ҖК 109 мәддәсе буенча (саксызлык аркасында үлемгә китерү) җинаять эше кузгатылды. Баланың ата-анасын ике елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Фото: https://almetievsk-ru.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев