Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2019 ел ахырында Чаллыда кер юу машиналары җитештерү буенча Haier заводы ачылачак

2019 ел ахырында Чаллыда кер юу машиналары җитештерү буенча Haier заводы ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте

Проектка 50 миллион долларга якын инвестиция кертеләчәк. Ул Кытай компаниясенең Татарстандагы икенче предприятиесе булачак. 2016 елда Автокалада суыткычлар җитештерү заводы ачылган иде.

«Haier заводының Европада филиалы бар, ул Candy брендын алды. Бүген Candy заводы Россиядә дә бар, Киров шәһәрендә урнашкан әлеге заводта шулай ук кер юу машиналары җитештерелә. Шул рәвешле, аларның Россия территориясендә кер юу машиналары җитештерү заводы эшләп килә инде. Әмма компания вәкилләре белдергәнчә, бу Татарстанның планнарына берничек тә йогынты ясамый, чөнки алар — төрле максатчан аудиториягә караган төрле брендлар. Candy заводы – Кировта, Haier исә Татарстанда кер юу машиналары эшләп чыгарачак», — дип искәртте Миңнуллина.

«Татар-информ» агентлыгы 2018 елның 28 маенда кер юу машиналары җитештерү буенча Haier заводына беренче таш салынуы хакында хәбәр иткән иде. Завод елына 500 мең берәмлек техника җитештерәчәк. Предприятиедә 600 эш урыны булдырылачак.

 

http://maydan.tatar/2019-el-axyrynda-challyda-ker-yuu-mashinalary-jiteshteru-buencha-haier-zavody-achylachak/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев