Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2019 елда пилотсыз "КАМАЗ"лар Чаллы юлларына чыгачак

Хәрәкәт вакытында автомобиль кабиналарында профессиональ машина йөртүче-сынаучылар утырачак.

2019 елда "КАМАЗ" ГАҖнең пилотсыз транспорт чаралары беренче тапкыр Чаллы шәһәренең гомуми файдаланудагы юлларында тәҗрибә эксплуатациясе узачак. Пилотсыз транспорт шулай ук ябык территорияләргә чыгачак. Бу хакта "Ростех" дәүләт корпорациясе матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Хәрәкәт вакытында автомобиль кабиналарында ашыгыч һәм штаттан тыш хәл килеп чыккан очракта идарәне үз кулына ала торган профессиональ шофер-сынаучылар утырачак.
Чаллы автогигантының пилотсыз транспорты гомуми файдалану юлларына чыгачагы турында "Татар-информ" узган елның ноябрь ахырында хәбәр иткән иде.
Россиядә 1 декабрьдә Мәскәүдә һәм Татарстанда гомуми файдаланудагы юлларда пилотсыз автомобильләрне эксплуатацияләү буенча эксперимент старт алды. Пилотсызлар машиналар "Автоном йөртү" дигәнне аңлата торган махсус "А" билгесе алачак. 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/10/178541/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев