21 июнь көненә Татарстанда һәм Яр Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

21 июнь көненә Татарстанда һәм Яр Чаллыда һава торышы

21 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак.

Кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан, көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә +12..+17˚, көнбатыш районнарда +21˚, көндез +27..+32˚ градус.
Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава саклана, явым-төшемнәрсез. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 4-9 метр тизлектә, урыны белән 13 метр тизлектәге көчле җил булачак. Төнлә минималь температура +13..+17˚, көндез исә максималь температура +28..+31 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев