Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

22 яшьлек кыз утырган лифт ычкынган

Урынга коткаручылар килгән.

Казанда Спартак урамында 8 каттан лифт ычкынган. Бу вакытта аның эчендә 22 яшьлек кыз булган. Лифт беренче белән икенче катлар арасында туктап калган. Бу хакта гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Лифт төшкәндә кыз тезләнеп, тотынгычларга ябышып утырган. Куркудан истерика башлангач, ул әтисенә шалтыраткан. Әтисе коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм чакырган.

Урынга килгән коткаручылар лифт ишекләрен гидравлик эш коралы ярдәмендә ачып, кызны кабинадан чыгара һәм табибларга тапшыра. Аның зыян күрмәгәнлеге билгеле. Бу эшне ТР Прокуратурасы тикшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев