Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

22 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр йолдызнамә

Кучкар Җыелган проблемаларны кичекмәстән хәл итәргә кирәк, ахырдан соң булырга мөмкин. Башкаларны тәнкыйтьләргә ашыкмагыз, үз хаталарыгызга күбрәк игътибар итегез. Атнаның икенче яртысы иҗат өчен иң кулай вакыт. Алга таба энергиягез ташып торсын өчен, башыгыз белән иҗатка чумыгыз.

Үгезбозау
Финанслар мәсьәләсен читләтеп узу мөмкин түгел. Паникага бирелгәнче, акча эшләү ысулларын һәм нәрсәне янга калдырасын уйлагыз. Әлеге чор сөйгән ярыңны табу өчен иң кулай вакыт. Еракка китәргә ашыкмагыз: сез өегездә бик кирәк.

Игезәкләр
Икенче ярыгыз белән мөнәсәбәтләрегез тагын да ачык булачак, бер-береңә ышаныч артачак. Гаиләле игезәкләрне сөйгән ярлары яхшы хәбәрләр белән сөендерәчәк. Кайбер игезәкләргә салкын тияргә мөмкин. Авырмас өчен профилактик чаралар күрегез.  
Кысла
Элек сораулар тудырган проблемалар хәзер җиңел хәл ителәчәк. Якын кешеләр белән җиңел генә килешә алырсыз. Килешүләр төзү өчен бу чор кулай түгел. Җитди мәсьәләләр хәл итүне декабрь башына кадәр кичектереп торыгыз.

Арыслан
Игътибар үзәгендә буласыгыз килгән идеме? Бу чор нәкъ шуның өчен! Тик таҗ кияргә ашыкмагыз, чөнки сезне тирәгездәге кешеләр тиз генә һавадан җиргә төшерәчәкләр. Якындагы атнада яшәү рәвешен һәм шартларын тамырдан үзгәртергә мөмкин. Мәсәлән, бу атна күченү һәм фатир алу өчен уңайлы.
Кыз
Борчулы хәбәрләр булмасын өчен балаларыгыз белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштырыгыз. 24 ноябрьдә эштә мөһим чор башланачак. Тырышып һәм җентекләп эшләү үзегезнең файдага булачак. Бу очракта сезнең хезмәт батырлыгыгыз сизелмичә калмаячак.
Үлчәү
Бу чорда сезне көзге депрессия биләп алачак. Сез арыганлык хисе сизәчәксез. Кәефне күтәрү өчен, дуслар белән аралашыгыз, өйдәгеләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салыгыз. Яңа танышуларга алданмагыз.
Чаян
Сөйгән ярыгыз белән барлыкка килгән каршылыкларны бергә хәл итәргә тырышыгыз.  Ашыгыч нәтиҗәләр ясамагыз һәм уйланылмаган карарлар кабул итмәгез. Салкын баш белән эш итү мөһим. Йолдызлар машина йөртүче чаяннарга юлларда сак булырга киңәш итә.
Укчы
Сезнең өчен беренче урында эш торачак. Шуның аркасында сезнең шәхси мөнәсәбәтләрегезгә зыян килергә мөмкин. Ләкин бу акчалата премия белән үзен аклаячак. Энергиягез бетмәсен өчен, ял итәргә өйрәнегез! Майлы һәм камыр ризыклары белән сак булыгыз! Сәламәтлегегезне һәм буй-сыныгызны саклагыз!
Кәҗәмөгез
Сезне уңай вакыйгалар көтә. Кызыклы һәм авыр эшләрне соңрак вакытка кичектерегез. Күңелегез кушкан әйбергә вакыт табарга тырышыгыз. Бу чор өегезне үзгәртү һәм кечкенә генә ремонт ясау өчен бик кулай.
Сукояр
Әгәр сез ялгыз икән, бу вакытта шәхси тормышыгызда үзгәрешләр булырга мөмкин. Ир-атларга игътибарлырак булыгыз, үзегезнең парыгызны кулыгыздан ычкындырмагыз. Гардеробыгызны яңарту өчен йолдызлар сезгә кибетләр буенча йөрергә киңәш итә. Үзегез өчен акча кызганмагыз!
Балык
Алда сезне борчылу вакыт көтә. Эшләр күп булачак һәм алар кимемәячәк. Эшегез күп булганлыктан гаиләгездәге мөһим үзгәрешләрне сизмәскә мөмкин. Хәзер үз фигурагыз белән шөгыльләнергә дә кулай вакыт.

Фото: clutch.net.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә