28 апрельгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
28 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә яңгыр, урыны белән көчле яңгыр явачак.
Көндез дә яңгыр көтелә. Төнлә урыны белән яшен, иртән томан төшәчәк. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +7..+12˚, көндез +8..+13˚, көнчыгыш районнарда +17˚ градус.
Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә яңгыр, урыны белән көчле яңгырлар, урыны белән яшенле яңгыр, боз. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Көндез урыны белән бераз яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба 7-12 м/с тизлектә, төнлә белән 15-20 м/с тизлектә, көндез урыны белән 16 м/с ка кадәр җитә.
Төнлә минималь температура +9... +13˚. Көндез һаваның максималь температурасы +12.. +17˚.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев