Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

295 кешегә – унар мең сум өстәмә акча

Бу акча кемнәргә бирелә?

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең  78 еллыгы уңаеннан  ветераннарга бер тапкыр өстәмә акча биреләчәк. 

Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге Җиңү көненә апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 248 ветеранга һәм 47 сугыш инвалидына елдагыча 10 мең сум акча түләячәк. Бер тапкыр бирелә торган элеге түләүне Татарстан ветераннары  апрель ае пенсиясе белән бергә алачак.

«Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, 2019 елдан башлап, Россия Социаль фонды Җиңү көненә ел саен Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга бер тапкыр акчалата ярдәм күрсәтә. Мондый адреслы ярдәм ветераннар өчен генә түгел, безнең өчен дә мөһим. Ул чираттагы тапкыр якташларыбызга күрсәткән батырлыклары һәм илебез өчен катлаулы чорда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерергә һәм аларга, беркем дә, бернәрсә дә онытылмады, дип әйтергә мөмкинлек бирә», – дип ассызыклады ТР буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Әлеге түләүне алу өчен ветераннарга, аларның якыннарына яки вәкилләренә нинди дә булса гариза тапшырырга да, бер кая барырга да кирәкми. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бөекватансугышы ветераннарга акча