Пенсияне ике яшәү минимумы күләменә арттыру тәкъдим ителгән. Кемнәргә?
2024 елда пенсионерлар өчен яшәү минимумы 13 мең 290 сум тәшкил итә.
Дәүләт Думасы депутатлары төркеме 30 еллык стаж өчен пенсиягә ике яшәү минимумы түләүне өстәргә тәкъдим итте. Тиешле закон проекты инде эшләнгән, дип яза ТАСС.
Документка аңлатма язуында сүз картлык буенча иминият пенсиясенә өстәмә түләүләр турында бара дип әйтелә. Әгәр пенсионерның иминият стажы 30 елдан артып китсә, ул ике яшәү минимумы өстәлүгә өмет итә алачак.
Инициатива авторлары фикеренчә, илнең социаль һәм икътисади үсешенә зур өлеш керткән гражданнар үзләренә лаеклы яшәүне тәэмин итә белергә тиеш. Өстәмә финанс тәэмин итүе – шуның бер варианты.
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы кирәк, анда депутатлар тәкъдимен гамәлгә ашыру кагыйдәләре, картлык буенча пенсиягә социаль өстәмә күләмен яңадан карау һәм индексацияләү тәртибе язылачак. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2024 елдан пенсионерларга түләүләр күләме индивидуаль коэффициентны исәпкә алып исәпләнәчәк. Ләкин бу теләк буенча.
Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, 2024 елда социаль пенсияне 68 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 63 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар ала ала.
2024 елда пенсионерлар өчен яшәү минимумы 13 мең 290 сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев