Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

35 меңнән артык чаллылы гомумшәһәр өмәсенә чыкты

Яр Чаллыда шәһәр өмәсе үткәрелде. Шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту чараларында 35 870 кеше катнашты, 221 берәмлек техника җәлеп ителде, нәтиҗәдә шәһәр территориясен чистарттылар – 1357 га; 1 847 агач, 3 429 куак санитар киселде, 2 025 куб.м чүп-чар һәм үсемлекләр калдыклары чыгарылды, 861 данә агач һәм куаклар утыртылды.

Мэр вазифаларын башкаручы Ирина Сәгыйдуллина, Шәһәр һәм Дәүләт Советы депутатлары, Шәһәр Советы аппараты катнашында Ак. Королев урамының бүлү полосасында 80 өрәңге утырту оештырылды (Мәскәү проспектыннан Тынычлык проспекты ягына).
«Горзеленхоз» коллективы тарафыннан Игелек скверы (Грин урамы) территориясендә 50 каен утыртылды. Башкарма комитет хезмәткәрләре Тынычлык проспектын (Вахитов проспектыннан Халыклар дуслыгы проспектына кадәр) яфрактан чистарттылар. Барлыгы 110 куб. м. яфрак җыелды.
Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студентлары һәм «Жилэнергосервис» коллективы тарафыннан М. Бибишев исемендәге  парк территориясе чистартылды.
Автозавод районы территориясендә үсемлек һәм көнкүреш калдыкларыннан чистарту түбәндәге предприятиеләр тарафыннан башкарылды: «КАМАЗ» ААҖнең 14 бүлекчәсе - 850 дән артык кеше, «Челтәр компаниясе» Яр Чаллы электр челтәрләре;«Татэнерго» АҖ филиалы – Яр Чаллы җылылык челтәрләре;  5, 9 нчы шәһәр поликлиникалары, 3 нче стоматология поликлиникасы; идарә компанияләре, территориаль-иҗтимагый үзидарә һәм микрорайоннарда яшәүчеләр - 900 дән артык кеше.
Татарстан урамында «Чиста шәһәр» санитар-экологик акциясе үткәрелде, анда Автозавод районы хакимияте хезмәткәрләре дә катнашты.
55 нче мәктәп укучылары, Автозавод районы хакимияте хезмәткәрләре – 44 кеше, Сөембикә проспекты буенча Татарстан урамыннан алып Яшьлек проспектына кадәр 51 комплекста җыештырдылар. Барлыгы 22 куб. м. яфрак җыелган. Камстройсервис идарәче компаниясе 48/13, 48/15 торак йортларның ишегалларында 13 чыршы утыртты.
Үзәк районы хакимияте хезметкерлере Тынычлык проспекты буенча «Район Башкарма комитеты» тукталышыннан алып «Курчак театры» тукталышына кадерге территорияне яфраклардан чистартуда катнаштылар. "Рәсәй эше" кадрлар үзәге коллективы Сөембикә проспектындагы территорияне чистартты, чарада 50 кеше катнашты, 10 куб.м яфрак һәм ботак җыелды. «Волгопромгаз», «Безопасность лифтов» хезмәткәрләре Халыклар дуслыгы проспектында бүлү полосасы территориясен җыештырдылар, 8 куб.м яфрак чыгарылды.
Комсомол районы хакимияте коллективы 8/31 нче йортның төп фасады һәм 8/31А бинасы каршында урнашкан сквер территориясен тәртипкә китерде. Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы студентлары Сидоровка паркы территориясен җыештырдылар.
«ТАТПРОФ» хезмәткәрләре сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл территориясен чистартты. «Жилкомсервис», «ГарантИнвест» коллективы ГЭС поселогының 1 комплексындагы Дан Аллеясы территориясендә, 1,2 га мәйдан территорияне җыештырдылар, 24 куб.м яфрак җыелды. Әлеге эшләрдә 55 кеше катнашты.
Шәһәр территориясен массакүләм җыештыруда ТИҮ рәисләре дә катнашты. Учреждение һәм оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлектә, көн дәвамында чүп-чарны үсемлек калдыклары полигоннарына һәм карьераларына чыгару оештырылды.  
Санитар-экологик айлык башланганнан бирле Яр Чаллыда 11 308 агач һәм куак утыртылган, 3 472 га мәйданда яфраклардан һәм чүп-чардан чистартылган, 4 491 куб. м чүп-чар һәм үсемлек калдыклары чыгарылган. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология агач акция пластик чимал