Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

6-12 декабрьгә йолдызнамә

Кучкар. Бу йолдызлык астында туучыларны үтә дә эшлекле атна көтә. Бу көннәр хезмәттәшләрегез, партнерларыгыз белән очрашулар өчен яхшы – тыйнаклыкны җиңәргә тырышыгыз һәм үз планнарыгыз турында сөйләгез. Ләкин мөһим затлар белән рәсми булмаган аралашудан йолдызлар тыелырга киңәш итә.

Үгезбозау. Чит кеше проблемаларына чуммагыз – бу атнада сезнең үз эшләрегез дә җитәрлек. Сезгә борчылыр урын юк, киресенчә – сезнең шатлык өчен сәбәпләр күп булачак. Җитәкчеләрегез сезнең ашкынуыгызга бәя бирер, һәм ул сезгә материаль ягыгызны яхшыртырга ирек бирәчәк. Ялкауланмагыз, иҗади планнарны тормышка ашыру белән шөгыльләнегез.
Игезәкләр. Яңа тәҗрибәләргә ачык булыгыз. Сезнең идеяләр тормышка ашачак, иң мөһиме, шикле кешеләр белән аралашмаска, аларга ышанмаска. Ялларда планлаштырылган хәйрия акцияләре уңышлы узачак, әмма сезгә сабыр булырга кирәк – бюрократик характердагы тоткарлыклар да килеп чыгуы ихтимал.
Кысла. Ниндидер эмоциональ тетрәүләр кирәк, ләкин монда баланс саклау мөһим – бу чорда вак аңлашылмаучанлыкларга игътибар итмәскә кирәк. Файдалы багланышлар булдыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк – яңа эшлекле партнерлар хезмәттәшлеккә әзер булачак, тик үзегезне дөрес тотарга өйрәнегез.  Гаилә проблемаларын җиңел генә хәл итәчәксез. Ялларыгыз күңелле узачак. 
Арыслан. Экономияләргә тырышыгыз – бу чорда финанс ягыгыз тотрыклы булыр, әмма планлаштырылмаган чыгымнар барлыкка килергә мөмкин. Сезгә бу чорны көнкүреш проблемаларын хәл итүгә багышларга кирәк. Моннан тыш бу вакытта билгеләнгән командировкалар уңышлы булачак. Шәхси тормыш тәртиптә булачак. 
Кыз. Сездә энергия һәм оптимизм бик күп, бу чор шуңа да начар узмас. Әмма энергетика ягыннан «начар» булган кешеләрдән ераграк булыгыз. Мәдәни чараларга бару өчен яхшы  – дөньяга чыгыгыз, һәм гайбәтләрдән курыкмагыз, бу юлы сезнең абруегызга берни дә янамый.
Үлчәү. Бу көннәрдә сезгә киеренкелек күрсәтергә һәм үзегезнең алыштыргысыз булуыгызны исбатларга туры киләчәк. Сез бу чорда контрактларга кул куя һәм килешүләр төзи аласыз – кертемнәр югары нәтиҗәле булачак, партнерлар да сынатмаячак. Моннан тыш, үз планнарыгызны кешеләргә сөйләмәгез.  Гыйшык фронтында үзгәрешләр көтелә, сез кызыклы кешеләр белән танышачаксыз.
Чаян. Куелган максатлар турында онытмагыз. Атна буе әлеге йолдызлык астында туучылар иҗат өлкәсендә шөгыльләнәчәк. Үзегезнең талантларыгызны тәкъдим итегез һәм йогынтылы дусларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә оялмагыз. Бу көннәрдә сез эшлекле партнерларның ярдәменә ышана аласыз.
Укчы. Сезне бай һәм кызыклы чор көтә. Шикле финанс махинацияләрендә катнашмаска тырышыгыз һәм авантюралы танышлар белән аралашуны чикләгез. Бу чорда сез кайбер коллегалар белән мөнәсәбәтләрегезне җайга салачаксыз. Атнаның икенче яртысында сез гыйшык эшләрендә уңышка ирешәчәксез. 
Кәҗәмөгез. Коллектив эшчәнлектә катнашыгыз һәм сезне һичшиксез күрәчәкләр. Сезнең активлыгыгыз һәм энергиягез җитәкчелеккә дә, эшлекле партнерларга да ошаячак. Бу чорда финанс позицияләре ныгыячак. Моннан тыш бу йолдызлык астында туучылар спонсорлык ярдәменә дә өметләнә ала.
Сукояр. Бу атна бай һәм кызыклы узачак. Сезгә ашыгырга киңәш ителми – бар нәрсәне уйлап кына эшләгез. Эшмәкәрлек белән мәшгүль булучылар ике файдалы контракт төзи алачак һәм атнаның икенче яртысында финанс өлкәсендә уңышларга сөенә алачак. 
Балыклар. Сез күңелсез һәм соры эш көннәреннән арыдыгызмы? Үзеңне яңа хис-кичерешләр һәм тәэсирләр белән сөендерәсе киләме? Ул вакытта диваннан торырга һәм хәрәкәт итә башларга вакыт, барысы да сезнең кулда һәм кабул ителгән карарларга бәйле! 

Фото: zen.yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә