Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

69нчы мәктәп директоры Габдрәүф Волков: «Кирәк дип озак йөрдем»

Чаллы мәктәбе үзгәреш кичерә.

40 еллык тарихы булган физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче 69нчы мәктәп, ниһаять, яңа сулыш алачак. Биредә капиталь ремонт бара. Республика бюджетыннан 55 миллион сум бүленеп бирелде.

-    Ремонтның бер өлешен 2016 елда ясадылар. Ул вакытта сантехника, җылылык системасы, тәрәзә рамнарын алыштырдылар, түбәне ясадылар. Шуның белән бетте. Электрик эшләре, түшәм, идәннәр калды. Эшләп бетерергә кирәк бит дип озак йөрдем. 3 ел тырышканнан соң, ниһаять, финанс яктан ярдәм иттеләр, - дип сөйли мәктәп директоры Габдрәүф Волков. 

Хәзер эшнең кызган мәле. Ремонт мәктәпнең ярты ягында бара: электр чыбыклары, янгын куркынычсызлыгы һәм сигнализация җайланмалары алыштырыла. Түшәм-идәннәрне ясыйлар, стеналарны буйыйлар. Бүлмәләр танымаслык. Актлар залын зурайтканнар. Кайбер кабинетларны, киресенчә, икегә бүлеп ясаганнар. Язгы каникуллардан соң мәктәпнең икенче яртысына күчәргә уйлыйлар. Мәктәп тулысынча яңа уку елына әзер булачак. 

Исегезгә төшерәбез, 69нчы мәктәптә барлыгы 260 бала укый. 60-ы өйләрендә белем ала. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев