Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

91 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны кабаттан коронавирус инфекциясеннән прививка ясатты

91 яшьлек Лидия Егоровна Красноперова - Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, улы Александр Николаевич белән кабаттан прививка ясату өчен 7 нче поликлиникага килде.

Беренче тапкыр кебек үк, вакцинация узу карарын үзе кабул иткән һәм улын да күндергән: «Бу авыруны шулай гына җиңеп була!».
Өлкән яшьтә булуына карамастан, ветеран поликлиника коридорлары буйлап җитез адымнар белән атлый. 
Хәлен тикшерү вакытында Лидия Егоровна табибның барлык сорауларына да җавап бирә. Беренче тапкыр алар улы белән COVID-19дан ярты ел элек «Спутник V» препараты белән вакцинацияләнгәннәр. Яхшы үткәргәннәр, температуралары булмаган. Кабаттан шул ук препарат белән прививка ясатырга уйлаганнар.  
Прививка ясатканнан соң Лидия Егоровна шәфкать туташына рәхмәтен белдерә һәм бакчасын үзе карау сәбәпле, авырырга вакыты юклыгын сөйли.
«Сездән туры бакчага китәбез, эшләр бик күп», - дип уртаклаша ветеран процедурадан чыгып барышлый. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка короновирус

2
X