Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аңа 77 яшь иде

76нчы гимназиягә нигез салучы һәм аның беренче директоры Алинә Титова вафат булган. Аңа 77 яшь иде.  

 

Чаллыда 14 мартта Татарстанның атказанган укытучысы, автошәһәрнең мактаулы гражданины, 76нчы гимназиягә нигез салучы һәм аның беренче директоры Алинә Титова вафат булган. Аңа 77 яшь иде. Бу турыда гимназия администрациясе хәбәр итә.

«Алинә Титова талантлы җитәкче, хезмәттәшләре, укучылар һәм ата-аналар өчен идея илһамчысы һәм абруйлы шәхес иде. Аның тырышлыгы белән гимназиянең иң яхшы традицияләренә нигез салынды. Гимназиянең педагоглар коллективы аның туганнарының һәм якыннарының кайгысын һәм бу ачы югалту хәсрәтен уртаклаша», дип хәбәр ителә хәбәрдә.

76нчы гимназия республиканың иң яхшы 20 мәктәбе һәм Россиянең 500 мәктәбе исемлегенә керә.

 

Фото ачык чыганаклардан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев